Пост канала
сукты. Теге кеше гөрселдәп идәнгә килеп төште. – Молодец син, мент! Синең сугышуыңны карап утыру минем өчен бик зур күңел ачу булды. Мин бүген сине башка кимсетүләренә юл куймыйм, син аны бүген яуладың! Ләкин безнең ара моның белән генә бетмәде әле. Минем уйлавымча, без әле синең белән тагын очрашырбыз, чөнки син үзсүзлегә охшагансың. Андыйларны сындыру бик озак һәм күп көч сорый, – диде хата хуҗасы, Мансурга сокланып. Аннан ул, каравылчыларны чакырып, Мансурны алып китәргә кушты. Аны кабат үзенең бер кешелек камерасына ябып куйдылар. Бер-ике көн аны бөтенләй сорау алырга чакырмадылар. Инде өченче көнендә генә, үзе сөйләгәннәргә кул куйдырып, тагын шул ук камерасына яптылар. Җиденче көнне әйберләрен биреп чыгарып җибәрделәр. Урамда аны Фирүзә, Ильяс һәм үзенең бүлекчә җитәкчесе Иван Васильевич көтеп тора иде. Мансурның шатлыгы эченә сыймады. «Менә ничек, димәк, мине коткарганнар» дигән уй яшен тизлеге белән узып китте. Ишектән чыгуга, аңа Фирүзә ташланды. – Мансурым минем, безне хәзер беркем дә аера алмас! – дип пышылдады ул. Аннан, Ильяска борылып: – Бу – синең әтиең! – диде. – Минем әтием? Төрмәдә утырган һәм әбине үтерергә теләгән Наил исемле кеше минем әти түгелмени? – Ильяс әнисенең сүзләреннән аптырап калды. Аннан, тартынып кына килеп, Мансурга: – Алайса, син минем кан кардәш кенә түгел, әтием дәмени? Менә ничек! Мин шундый әтине теләгән идем дә инде! – дип, кулын сузды. Мансур, улының кулларыннан эләктереп алып, аны әнисе белән бергә кочаклап, күкрәгенә кысты. Бу минутларда аннан да бәхетлерәк кеше булмагандыр. Менә аның иң якын кешеләре бар. Яраткан Фирүзәсе һәм малае. Инде күпме еллар адашып йөреп, ниһаять, бергә кушылачаклар! * * * Икенче көнне Светлана, бөтен проект кәгазьләрен җыеп, Казанга китте. Ул килеп кергәндә, аны Төзелеш министрлыгында көтәләр иде инде. Мәдәният һәм туризм буенча бүлек мөдире аны «Яр буе ял паркы» проектын тормышка ашыручы төзүчеләр компаниясе белән таныштырды. Компания үзе төзелеш өчен кирәк булган берничә комплекслы бригададан тора, һәм алар барысы да үзләренә кирәкле техника белән тәэмин ителгән. Компания генераль директорының сүзләренә караганда, алар эшләрен беренче июньнәргә бетерәчәкләр. Светлана аларга финанслауда бернинди дә өзеклек булмаячагы турында әйтте. Бөтен детальләрен тагын бер кат карап чыккач, алар белән килешү төзеде. Ул, Аделне күрергә дип, аның офисына барган иде, Мәскәүгә китте, дип җавап бирделәр. Адел белән кичәге сөйләшүдән соң Светлана Мәскәүгә бармаска уйлады. Чөнки ул, анда барып, Заринасы белән араларын тагын да авырлаштырудан, аның бөтенләй читләшүеннән курыкты. «Бала барыбер ана сөтенә тартылырга тиеш», – дип уйлады ул. Атна ахырында Аделнең банк ачылу хөрмәтенә оештырылган банкеты булды. Светлана аңа бик зур дулкынлану белән әзерләнде. Бәлки, тормышында бу көнгә әзерләнү иң авырлардан берсе булгандыр. Ул көнне аның алдагы тормышы, киләчәк язмышы хәл ителәчәк. Светлана кызына кайчандыр аңа әтисе белән әбисе сөйләгән үзе турындагы сүзләрнең дөрес түгеллеген исбатларга тиеш. Үзен тотышында, киенүендә һәм беренче әйткән сүзләренең мәгънәсендә үк ул Заринасында аңа карата ихтирам уятырга кирәк. Шул чагында гына ул кызында үзенә карата кызыксыну тудырачак. Шулай ук Маринаның сеңлесе янында үзен тотышы да аның ничек тәрбияләнүен күрсәтәчәк. Светлана, бу турыда уйлап, иң элек үзенә һәм Маринага кием сайлады. Киеме, хәзерге заманга туры килеп, бик үк кыйммәт булмыйча, аның тышкы кыяфәтен тулыландырып, гәүдәсенә ятып торырга тиеш. Чәчләренә гади, әмма йөзләрен бөтен матурлыклары белән күрсәтә торган причёска ясадылар. Банкет Казанның иң яхшы ресторанының аерым залында оештырылган. Светлана белән Марина кергәндә, чакырылган кунакларның күбесе килеп бетеп, урыннарына утырыша башлаганнар иде. Адел әнисе һәм Зарина белән, әле урыннарына утырмыйча, зал уртасында басып торалар. Залда Светлана белән Марина күренүгә, Адел тиз генә каршы алырга атлады һәм хатынын кочаклап күреште дә җыелган кунакларга:
Открыть в MAX- Просмотры
- 822
- ER
- 4,6%
- Реакции
- 38