Перейти к содержимому

ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

история за 21 деньобновляется раз в 6 ч – 3 дня
max.ru/club223866279Книги и литератураВ индексе с 16.10.2026обновлено 2 ч назад

Китап укысаң, белемең артыр, Укымасаң, белгәнең дә онытылыр. Һәркем үз юлында: Сатучы – хисап сөйли, Укытучы – китап сөйли. Китапның белмәгәне юк.

Подписчики
4 197
прирост: мало истории
выше 84% каналов индекса
Охват 24 ч
733
выше 63% каналов индекса
ERR24
17,5%
выше 26% каналов индекса
ER
4,2%
по 455 постам за 30 дн
выше 78% каналов индекса
Постов в день
15,2
0,0% — реклама с erid
Индекс цитирования
28
1 канал-источник за 90 дн

Динамика и события

Маркеры: «@» — упоминание в другом канале, «Р» — рекламный пост с erid

4,1K4,1K4,2K4,2K4,2K16.1017.1018.1019.10
Подписчики
Подписчики канала «ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)» за период 30 д: от 4 132 до 4 197, событий на графике: 1
ДатаПодписчики
16.10.20264 132
17.10.20264 154
18.10.20264 154
19.10.20264 197

Последние посты

  1. әйбәтләп сөйләштем. Менә шундый хәлләр, җаным! (Дәвамы бар.)

    Открыть в MAX
    Просмотры
    411
    ER
    7,8%
    Реакции
    32
  2. Малны күп тотмадылар. Чөнки Фирүзә укуда чагында әнисенә алар артыннан йөрергә авыр. Укырга киткәндә, ашарына өеннән төяп барды. Әле кайбер имтиханнарга күчтәнәчсез кереп тә булмый иде. Буш кул белән барсаң, имтиханда артык азаплыйлар һәм теләсә нинди сорау белән теңкәгә тияләр. Хәер, аларны да аңларлык, талон заманасы иде. Яшәргә теләсәң, нинди мөмкинлекләр бар, барысы да синеке! Кайберәүләр югарыга бик тиз күтәрелеп китте. Кайсы уртада калды, кайсы бөтенләй түбәнгә тәгәрәп, илдә яшәү катламнары барлыкка китерделәр. Фирүзә, укыганда, илебездәге чынбарлык тормышны әкренләп аңлый башлады. Элегр…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    350
    ER
    7,4%
    Реакции
    26
  3. ялгышмый иде. Бала күтәреп, аның кызы Фирүзә кайтып килә. Ул, мич караганда яулыгы астыннан чыгып тузгыган чәчләрен дә рәтләмичә, күлмәкчән генә, аягына тирән эчле ялтыравыклы галошын эләктереп, урамга атылды. – Кызым! Кызым бәби алып кайта! – Ул, көчкә йөри торган аякларын алкан-чалкан китереп, кабалануыннан бер-ике мәртәбә егылып, кызына каршы йөгерде. Галошы эченә кар белән су кереп тулды. Аңа игътибар да итеп тормыйча, кызын барып кочаклады. – Кызым, бәбиләдеңмени?! Әни булуың белән котлыйм! Ничек, кайда бәбиләдең? – Әсмабикә, автомат кебек тырылдатып, әллә ничә сорау биреп, Фирүзәнең кул…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    345
    ER
    7,8%
    Реакции
    27
  4. Машинадан төшүгә, аның күзләренә якты һәм җылы кояш нурлары китереп бәрде. Март ае булганга, кояш нурлары карга үтеп керә алмыйча сынып тарала һәм күзләрне камаштыра. Авылның агач йортлары кар яктылыгында каралып, тал агачының вак чыбыклары яшелләнебрәк, ә офык буйлары зәңгәрләнеп калганнар. Чүплектә актарынып йөрүче кара каргаларның каркылдаулары ишетелеп куя. Кайсыдыр йортның кыегына кунган сыерчыкның канатларын кагып, шатлана-шатлана сайравы язның инде хакимлекне үз кулына алганын күрсәтә. Озакламый табигатьтә бөтен тереклек уянып, яңа тормыш башланачак. Ничек булыр ул Фирүзә өчен, аңа кара…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    345
    ER
    6,4%
    Реакции
    22
  5. Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 17. Шулвакыт алар янына, төенчек тотып, шәфкать туташы килеп керде. Кочаклашып утыруларын күреп: – Таныштыгыз дамы инде? Әле кодагыйлар да булып китәрсез. Светлана, рәхмәт сиңа кешене аңлый белгәнең өчен! Фирүзә әйбәт хатын булырга тиеш. Эшли, читтән торып укый. Бәлки, тормышта бер-берегезгә таяныч та булырсыз. Чын тормышка әле сез аяк кына атлыйсыз. Ә аннан атлавы – пыяла кебек боздан атлау! Әз генә дөрес басмасаң, бик тиз таеп егыласың. Шуның өчен, яныңда терәгең булса, син инде ышанычлы атларга мөмкин! – Ул, алар янына урындыкка утырып, Фирүзә…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    372
    ER
    5,9%
    Реакции
    22
  6. «Ашыгыч ярдәм» алып китеп койкага салуга, каты тавыш чыгарып, улы туды. Аның тавышын ишетүгә, Фирүзәнең күңеле тулып, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Бу аның шатлануымы, әллә инде әтисез баланың дөньяга килүенә куркып калуы булдымы – аңлый алмады. Күңеле генә нәрсәдер сизеп елый иде. Нәрсә булса да, баласы туу – аның өчен куанычлы шатлык! Әле үзе дә бала гына булуына карамастан, ул инде Ана. Ана – бөек һәм гадел исем! Бөтен тереклек дөньясы ана булыр өчен гомерләрен аямый һәм, орлыкларын калдырыр өчен, каян гына шытып чыгып, нинди генә авырлыклар күрергә туры килсә дә, чәчәк атып, җимешләрен өлге…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    497
    ER
    7,2%
    Реакции
    36
  7. Март башларына Фирүзәне сессиягә чакырып язу килде. Ул иртәгә барасы дигән көнне кичке савымнан соң Нәзирә белән энесенең хуҗалыгы турында сөйләшергә уйлады. Суд булган көннән соң Нәзирә аны бөтенләй күралмады. Очрашырга туры килгәндә, йөзләре аңа ашардай булып карый иде. Энесенең төрмәгә утыруын ул Фирүзәдән генә күрде. Аның Мансурга контор ачкычын табып бирүен кичерә алмады. Шул ачкыч аркасында мастерны иреккә чыгарып, тагын ике ел өстәделәр. Фирүзә аның янына килгәндә, Нәзирә аппаратларын юып бетереп килә иде. Аның инде күптәннән Фирүзәне ничек булса да каты итеп кыерсытып, аннан күпме генә…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    455
    ER
    5,3%
    Реакции
    24
  8. Икенче көнне укырга килгәч, Мансур, мәктәп җитәкчесенә кайбер нәрсәләрне сөйләп, тагын шәһәргә чыгарга рөхсәт сорады. Аның исәбе, өлкән тикшерүче белән очрашып, бөтен белгәннәрен аңа сөйләп бирү иде. Мансурны практикага алып барган өлкән тикшерүчеләрдән җитәкче бу тырыш егетнең киләчәге зур булачагы турында ишеткән иде инде. Хәзер дә аның тирән фикер йөртүен ошатты. Шуңа күрә дә үтенеченә каршы килмәде. Мансур килеп кергәндә, тикшерүче Наилдән сорау алырга гына җыенган иде. Мансурны ул үзенең күптәнге дусты кебек каршы алды һәм аны бик әйбәтләп тыңлады. Аның төзегән актларын карап, аларны һәм…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    459
    ER
    5,7%
    Реакции
    26
  9. Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 16. Мансур, аннан чыккач, Наил белән бергә урман кисәргә барган кешегә кереп, анда ничек яшәгәннәрен, ничек эшләгәннәрен җентекләп сорашты. Ул аңа барысын да сөйләп бирде. Наилнең ике көн рәттән кабан белән поши артыннан йөргәнен һәм кайтасы көнне ничек итеп су ерып ит ташыганнарын, ә баш-аякларын, тиреләрен юл уңаенда урманга ташлап калдыруларын. Иң кызыгы – ул аларны, эшләре бетмичә, төн уртасында дип әйтерлек алып кайтып китә. Ә мылтыкны Наил урманга барганда ук үзе белән ала. Агачларны тыелган җирдән кискәнлекләрен беркем д…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    512
    ER
    4,7%
    Реакции
    24
  10. – Әйе, Дамир абый. Наилләр, урман кисәргә баргач, анда поши һәм кабан атканнар. Мин Наилнең мылтыгын тикшердем, ике көпшәсеннән дә янган дары исе килә. Итен өенә алып кайтмаган, иптәшләренә биргәндер. Ә тиреләрен һәм башка калдыкларын, кайтканда, юл уңаенда урманга ыргытканнар. Шунысы кызык: бу вакыйгалар барысы да теге егерь югалган чорга туры килә. Аннан соң тагын бер нәрсә. Теге вакытта, Наилнең гаебен исбатлар өчен, безгә ачкыч җитмәгән иде. Мин аны таптым, хәзер без эшне яңабаштан караттырып, мастерны кире кайтара алабыз. – Мансур эчке бер шатлану белән Дамир абыйсына карады. Ул аның йөзе…

    Открыть в MAX
    Просмотры
    630
    ER
    6,3%
    Реакции
    40

Показано 10

Данные: публичные посты и страницы канала в MAX. Метрики версии v1, срез 20.10.2026. Как мы считаем.