Пост канала
– Үзең дә хат язып сал, көтәм, дип яз, – дип киңәш бирде ахирәте. – Синең урында булсам, шулай эшләр идем, – диде ул чын күңелдән. – Бәхетле син, Мәрзия, – дип кабатлады. Бераз чәйләп алгач, китәргә җыена башлады. – Массажист кыз килергә тиеш, кайтырга кирәк, – диде ул. «Массаж» сүзен ишетүгә, Мәрзия яктырып китте. – Мин дә ясатыр идем, вакыты булса, миңа да килсен әле, – диде ул. – Бик рәхәтләнеп килер. «Авылыгызда массаж алырга теләүче юкмы» дип кызыксынган да иде, – диде дусты. Нурия китеп озак та үтмәде, төшкә килене кайтты. Рухияне дүрт күз белән көткән Мәрзия: – Нурия апаң килгән иде. Район үзәгеннән аңа массажист кыз килеп йөри икән. Мин дә чакырдым, – диде дә, ни әйтерсең дигәндәй, килененә карады. – Бик яхшы булыр, әнкәй, аркаңа гына түгел, аяк-кулларыңа да ясасын иде, – диде килене. – Күптән кирәк иде, – дип өстәп тә куйды. – Яңа гына табын яныннан тордым, – диеп, төшке ашны ашамады Мәрзия. Шулай булса да килене янында аш бүлмәсендә утырды. – Кызым, аякка басарга кирәк, болай ятып булмый, ялкаулык җиңә мине, иркәлек тә баштан ашкан. Күрше Габдулла хатынын күр әле, миннән биш яшькә олы. Эшләмәгән эше юк, балаларының тормышларын алашадай җигелеп тарта. – Нишләсен соң Маһинур әби, улы юньсез булгач. Тапкансың, әнкәй, кызыгыр кеше, – дип, сак кына әйтеп куйды. Мәрзия, «аппететым юк» дигән булып, кичке ашка да чыкмады. Балалары ашарга кат-кат чакырсалар да: «Ашап яткач йоклап булмый», – дип зарланып алды. – Иртәгә кәбестә шулпасы пешерерсең әле, – диде Мәрзия. Әби, чыннан да, диетага утырды. Камыр ризыкларын, тәм-томнарны авызына да алмады. Яшелчәләргә басым ясады. Бик аз, үлмәслек кенә ашады ул. Ун көн буе Мәрзия янына массажист кыз килеп йөрде. Аяк-кулларына, аркасына массаж ясады. Яшь кыз булса да, куллары бик көчле булып чыкты. Массаж алу бик җиңел түгел иде. Авыртуына тешен кысып булса да түзде. Шулай тора-бара таякларын ташлады. Гәүдәсе җыелды, матурайды. Килененнән җыерчык бетерә торган кремнар кайтартты. Көн саен иртән торып, юынып ала да озаклап көзге каршында утыра. Крем сөртеп, битендәге җыерчыкларын сыпыра. Тик андагы тирән буразналарны тиз генә бетереп булмый икән. Юк шул, әле андый кремны уйлап тапмаганнар. Шулай уйлый да елмаеп куя ул. Килене белән улы базардан ак ефәк яулык, ялтыравыклы туфли, күз явын алып тора торган ак җирлектә ал чәчәкле күлмәк тә алып кайтып бирделәр. – Кышкы пәлтәң дә искергән, тун алырга кирәк, мамык шәлең дә юкарган, – диде килене. Карчык, бу сүзләргә бик сөенсә дә: – Аларны киеп кая гына барырмын икән, кызым? – дип куйган булды. Ире турындагы хәбәр Мәрзияне бик үзгәртте. Иртән торуга, күнегүләр ясый. Массажист күрсәткән бер генә биремне дә калдырмый. Юынып-киенеп куя да ирен көтә башлый. «Кайтмыймы икән?» дип, койма ярыгыннан карап йөри. Менә ишек ачылыр да, Хәмите килеп керер төсле тоела аңа. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, чибәр, типсә тимер өзәрлек яшь ирне көтә күңеле. Улы белән булган сөйләшүдән соң ике айга якын вакыт узды, ләкин Хәмит күренмәде. Урамга чыгуга: «Мәрзия апа, яшәргәнсең, матурайгансың», – дип соклана авылдашлары. Үзгәрешләрнең сәбәбен Нуриядән башка бер чит кеше дә белми. «Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма» дигәннәр борынгылар. Хәмит турындагы хәбәрне хәтта туган-тумачага да әйтмәскә булдылар. Көтеп-көтеп тә хәбәр булмагач, карчык улына сүз башлады: – Әтиеңнән башка хәбәр булмадымы, улым? Кайтырга тели, – дигән идең. Бәхтияр, әнисендәге уңай үзгәрешләргә сөенеп йөрсә дә, теге күңелсез вакыйгадан соң әтисе турында авыз ачып сүз әйтергә кыймады. – Шалтыраткан идем, ул фикерен үзгәртми, кайтырга тели, – диде Бәхтияр боек кына. – Кайтырга теләгәч, салкыннар башланганчы кайтсын, – дип ычкындырды Мәрзия, үзе дә сизмәстән. Шул сөйләшүдән соң тагын дүрт көн үтте. Ял көн иде. Гаиләсе белән Наил дә кайткан. Наил, Гүзәл, Бәхтияр, Рухия күмәкләшеп бакчада бәрәңге алырга ниятләделәр. Көз бик матур тора. Октябрь башлары булса да, әбиләр чуагы җылы җәйне кайтарды. Һаваның сафлыгыннан башлар әйләнә. Шундый матур, җылы көнне өйдә утыра аламы Мәрзия? Әлбәттә, юк!
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 097
- ER
- 3,8%
- Реакции
- 42