Пост канала
- фото
Бүген — Әтиләр көне.❤ Әти кайтыр эштән🤗🍁 Һәммәсе дә әзер: Чәй кайнаган күптән, Мичтә бәлеш пешкән. Тик әтинең кайтып Җитәсе бар эштән. Тынлык. Сәгать кенә Тек-тек килә өйдә. Барыбыз да көтә: Әни, мин, кечкенә Миләүшә бишектә. Кайтып керер әти, Әниемне үбәр, Мине күккә чөяр. Бишегеннән алып, Миләүшәне сөяр. Идән юганымны, Су китергәнемне Әни аңа сөйләр. И сөенер әти, Улым уңган, дияр! Сагынып, зарыгып Барыбыздан битәр Әтине мин көтәм: Ул кайтудан да зур Шатлык бармы икән, Бу дөньяда бүтән?.. Ямаш Игәнәй.
Открыть в MAX- Просмотры
- 229
- ER
- 4,8%
- Реакции
- 11