Журнал "Аллюки"
история за 23 дняобновляется раз в 6 ч – 3 дняДинамика и события
Маркеры: «@» — упоминание в другом канале, «Р» — рекламный пост с erid
Последние посты
- фото
🤗Дуслар! 6-16 октябрьдә Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге үтә. Шушы чорда "Әллүки" журналына ташлама белән язылып кала аласыз. Ункөнлек чорында 2027 елның беренче яртысына журналга язылу бәясе 454 сум 44 тиен. Ункөнлектән соң хакы 505 сум 02 тиен булачак. ❤Сез безнең басмага өйдән чыкмый гына да языла аласыз: rbsmi.ru/catalog/po... 💯Балаларга, кече туганнарга, оныкларга файдалы да, кызыклы да бүләк булачак ул "Әллүки!" Бергә булыйк, дуслар!
Открыть в MAX- Просмотры
- 90
- ER
- 7,8%
- Реакции
- 7
- видео
☀🍂Әбиләр чуагы... Октябрь җылысы күңелләрегезгә җыр аша да барып ирешсен, дуслар. Аның сүзләрен филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, журналист Ләйсән Кәшфи язган. Ләйсән Әмир кызы "Әллүки" журналын укучыларга балалар өчен язган шигырьләре аша да таныш.
Открыть в MAX- Просмотры
- 136
- ER
- 3,7%
- Реакции
- 5
- фото
☀Бүген Башкортстанда һава температурасы +23°C ка кадәр җылыначак. ☀"Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, 14 октябрьдә, чәршәмбе көнне, көндез +20...+23°C җылы булуы көтелә. Җил көнчыгыштан секундына 5-10 метрга җитәчәк.
Открыть в MAX- Просмотры
- 145
- ER
- 5,5%
- Реакции
- 8
- видео
☀🍂Хәерле иртә, дуслар! Көнегез уңышлы үтсен, тәнәфес вакытында игътибарны, хәтерне яхшыртучы уеннар уйнап алырга онытмагыз!
Открыть в MAX- Просмотры
- 171
- ER
- 5,8%
- Реакции
- 10
- фото
✅Ноябрь аенда Русиядә эш графигы буенча 20 эш көне каралган, ә калган 10 көн ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә. ✅4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Быел дәүләт бәйрәме чәршәмбе көненә туры килә.
Открыть в MAX- Просмотры
- 148
- ER
- 6,1%
- Реакции
- 9
- фото
📚Русиядә югары уку йортыннан куылган студентларга шул ук уку йортына биш ел дәвамында кабат керүне тыярга мөмкиннәр. 👁️Русия Фән һәм югары белем министрлыгы дисциплинар кагыйдәләрне бозган өчен укудан чыгарылган студентларга шул ук югары уку йортына биш ел дәвамында кабат укырга керүне чикләүне күздә тоткан боерык проектын әзерләгән. Бу хакта ведомство документына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 👁️Тәкъдим ителгән чикләү дисциплинар җәза чарасы буларак уку йортыннан чыгарылган студентларга кагыла. Документ проектында күрсәтелгәнчә, андый студентлар укудан чыгарылган көннән башлап биш ел дәва…
Открыть в MAX- Просмотры
- 146
- ER
- 5,5%
- Реакции
- 8
- фото
🍉Октябрьдә карбызны рәсми сәүдә нокталарыннан бөтен килеш сатып алу хәвефсезрәк. Бу хакта "Роскачество" матбугат хезмәтендә белдерделәр. 🍉Русиядә ачык грунтта карбыз һәм кавын сату сезоны, кагыйдә буларак, ноябрь башына кадәр дәвам итә. Соң өлгерә торган сортларның бер өлеше җылы төбәкләрдән килә, бер өлеше климаты көйләнә торган теплицаларда үстерелә. 🍉Карбызны ашар алдыннан, агып торган су астында юарга, яхшылап корытырга кирәк. Кирәк булганда сабын яки савыт-саба юу чарасын кулланырга мөмкин.
Открыть в MAX- Просмотры
- 165
- ER
- 2,4%
- Реакции
- 4
- фото
❗Ышаныргамы, әллә сагаергамы? ❗️Таныш булмаган кешедән картагызга акча күчү, шул акчаны кире кайтаруны сораулары, полиция белән янаулары яки урлауда гаепләп, сәер хәбәрләр һәм шалтыратулар килү — мошенниклар булуын күрсәтә. ❗️Русия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, һич көтмәгәндә билгесез кешедән картагызга акча килү белән үк сагаерга кирәк. Ә инде сәер смс-хәбәрләр яки шалтыратулар да башланса, бигрәк тә уяу булырга. ❗️Игътибар итәргә кирәк булган тагын мөһим билге — таныш булмаган бу кеше акчаны башка реквизитлар буенча кайтаруны сорый, ә акча күчкән исәпкә түг…
Открыть в MAX- Просмотры
- 166
- ER
- 4,2%
- Реакции
- 7
- фото
🤕🐈🐈⬛Мәчеләрнең электр плитәләре өстенә тәпиләре белән басып, янгын чыгарулары турында ишеткән бар. Алар йортта су басуны да җиңел генә оештыра ала. 🐈Ульяновск өлкәсендә фатирда үзе генә калган мәче хуҗаларына һәм аларның күршеләренә зур зыян китергән. Ул тәпие белән кранны ачкан һәм, нәтиҗәдә, аскы катларда яшәүчеләрне дә су баскан. 🐈600 мең сумнан артык зыян килгән...
Открыть в MAX- Просмотры
- 153
- ER
- 4,6%
- Реакции
- 7
- видео
⏰🍁Хәерле иртә, дуслар! Балаларга бананлы-эремчекле суфле әзерлибезме? Ингредиентлар: * 150 гр эремчек; • 1 йомырка; • 1 банан. Әзерләү барышы: 1. Эремчек, йомырка, бананны блендер савытына салыгыз һәм берничә минут болгатыгыз. 2. Әзер массаны формаларга салыгыз һәм 180°С кадәр җылытылган духовкага 20 минутка куегыз. Тәмле дә, туклыклы да суфле әзер. 🤗
Открыть в MAX- Просмотры
- 176
- ER
- 5,1%
- Реакции
- 9
Показано 10
Данные: публичные посты и страницы канала в MAX. Метрики версии v1, срез 15.10.2026. Как мы считаем.