Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал "Аллюки"
  1. фото

    ❗️Русиядә 16 яшькә кадәрге балаларга электр самокатларында йөрүне тыймакчылар. 📌Мондый башлангыч белән Русия Тикшерү комитеты чыккан. Ведомство СИМ (индивидуаль мобильлек чаралары) белән идарә итү хокукын кертергә тәкъдим итте – бу электросамокатта йөрүчеләргә транспорт чаралары водителе статусын бирәчәк.   📌Тикшерү комитеты, шулай ук, җәяүлеләр зоналарында һәм тротуарлар буенча электр самокатында йөрүне тулысынча тыюны кертү мәсьәләсен дә карый. 📌Билгеле булуынча, хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләре 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга тротуарларда, җәяүлеләр һәм велосипед юлларында индивидуаль мобильлек чарасы (СИМ) белән идарә итәргә рөхсәт итә. Машина юлларына һәм юл кырыйларына чыгу 14 яшьтән рөхсәт ителә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    176
    ER
    4,5%
    Реакции
    8