Пост канала
- фото
❤Бүген Уфаның 84нче Татар гимназиясендә белем алучы 5 Е сыйныфы укучылары ( сыйныф җитәкчеләре Айгөл Рәшит кызы Ахунова) Башкортстан Республикасының Милли музеенда булдылар. ❤ Алар «Татар мирасы: бабалардан оныкларга» күргәзмәсен карадылар. ❤Күргәзмә «Русиянең күптөслелеге» музей акциясе кысаларында оештырылган. Балаларның башларында милли баш киемнәре — калфак һәм түбәтәй иде. ❤"Милли кием – безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез һәм мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше. Ул буыннан-буынга күчкән бай мирас. Милли киемнәребезне горурланып киеп, тамырларыбызны, телебезне һәм мәдәниятебезне саклыйк, — ди Айгөл Рәшит кызы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 258
- ER
- 8,5%
- Реакции
- 22