Пост канала
- фото, видео
☀️Стәрлетамак районы Олы Куганак авылының Балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче "Балачак планетасы” телестудиясе – югары категорияле укытучы, талантлы, креатив остаз Рәсил Камил улы Фазыловның авторлык проекты. ☀Студия ачылуга әле нибары өч ел. Шуңа карамастан, Стәрлетамак районының яшь журналистлары һәм телевидение алып баручылары талант, үҗәтлек һәм кыю идеяләрнең зур җиңүләргә китерергә сәләтле булуын исбатлап та өлгергәннәр. ☀Алар Мәскәүдә чын профессионалларның иң югары бәясенә лаек булганнар. ☀Күптән түгел "Балачак планетасы" студиясе ил йөрәгендә узган “ВКЛЮЧАЙСЯ!” XXI Бөтенрусия фестивалендә катнашып, "Әни, мин үзем. Экстремаль көнкүреш" («Мам, я сам. Экстремальный быт») проекты белән 1нче урын яулаган. ☀ Бүген студиядә шөгыльләнүче сәләтле кызлар "Ватан көче" V республика форумында чыгыш ясады.
Открыть в MAX- Просмотры
- 216
- ER
- 5,1%
- Реакции
- 11