Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал "Аллюки"
  1. фото

    💢Җәй көне иртәнге аш җиңел, ләкин туклыклы булырга тиеш. Ул энергия дә бирсен, ашкайнатуны да артык йөкләмәсен. 💢Табиб Александр Умнов берничә вариант тәкъдим итә. 💢Беренчесе — салкын ысул белән әзерләнгән солы боткасы. Кичтән солы бөртекләренә су, йогурт яки кефир салыгыз, чиа орлыгы һәм дарчин өстәгез, суыткычка куегыз. Иртән клетчаткага бай салкынча, туклыклы ботка әзер булыр. 💢Икенче вариант — яшелчә һәм яшеллек белән эремчек. Уртача майлы (5-9%) эремчек алыгыз, вак итеп туралган кыяр, редис, яшеллек һәм кибет каймагы яки балсыз йогурт кушыгыз. 💢Өченчесе — йомырка яки яшелчәләр: помидор, ташкабак, борыч, шпинат белән әзерләнгән йомырка тәбәсе. Аксым һәм клетчаткага бай иртәнге аш аеруча файдалы.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    272
    ER
    5,1%
    Реакции
    14