Пост канала
- фото
🍇Шомырттан компот 💢Ул хуш исле һәм бик тәмле була! ✅Өч литрлы банканы стерильләштерәбез, төбенә 200-250 грамм шомырт салабыз, алма, кара миләш, чия яисә кура җиләге өстәсәң, тагын да тәмлерәк була. ✅ Өстенә кайнап чыккан су агызабыз, суытабыз, яңадан кәстрүлгә бушатып, 200 грамм шикәр комы өстәп кайнатабыз. Аннан банкага салып, тимер капкач белән ябабыз. ✅Шомыртның файдалы үзенчәлекләре бик күп. Анда алма һәм лимон кислоталары, С һәм Р витаминнары бар. Ул организмны ныгыта, ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, ялкынсынуларны киметә. Халык медицинасында аны эч киткәндә, үпкә авырулары вакытында кулланганнар.
Открыть в MAX- Просмотры
- 363
- ER
- 2,5%
- Реакции
- 9