Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал "Аллюки"
  1. фото

    Балны дөрес саклыйсызмы❓ ✅Белгечләр балны +10нан +20 градуска кадәр температурада караңгы, салкынча урында сакларга киңәш итә. Моның өчен капкачы тыгыз ябыла торган пыяла яки керамик савыттан файдалану яхшырак. ✅Шуны истә тотарга кирәк: бал туры кояш нурларын “яратмый" һәм бик тиз үзенә  ис сеңдерә. ✅Шулай ук аны металл капкач белән капларга кирәкми. ✅Балны ерак арага транспортлау өчен пластик контейнерга салырга мөмкин. Ләкин килеп җиткәч, аны башка савытка салырга кирәк. ✅Бу шартларны үтәгәндә бал үзенең файдалы сыйфатларын дистәләрчә ел дәвамында саклый.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    338
    ER
    3,3%
    Реакции
    11