Пост канала
- фото
ЕРЭ (БРИ) СОЧИНЕНИЕЛӘРЕ 81 КОД ВАРИАНТЛАР СЫЛТАМАСЫ https://mon.tatarstan.ru/ERE.htm БРИ 2024 Вариант№2 Закирә Хәбибуллина әсәреннән алынган өзектә әхлаксызлык проблемасы күтәрелә. (К1) Күрше кызы Гөлнара ипигә чыккан җиреннән акча табып керә һәм икенче көнне шул акчага кофта ала. Гөлнара да, аның әти-әнисе дә дөрес эшләмиләр. Автор, кыз ситуациясенә капма-каршы итеп, икенче бер очракны да мисалга китерә. Хикәяләүче герой, 1 нче сыйныфта укыганда, акча таба, әмма әнисе хуҗасы табылыр дип, акчага кагылдырмый. (К2) Автор кеше әйберенә тияргә ярамый дигән позицияне алга чыгара. Балаларга әлеге кагыйдәне кечкенәдән өйрәтү җәмәгать тәртибен һәм ышанычны ныгыта. (К3) Мин автор позициясе белән килешәм. Чит кеше әйберенә бервакытта да кызыгырга ярамый. Бер кеше кайгысы икенче берәүгә шатлык бирә алмый. Мине әти-әни дә, әби-бабам да кечкенәдән шундый тәрбия биреп үстерделәр. Кешенең шырпысын да рөхсәтсез ала күрмә, дия иделәр. Татар әдәбиятында да мондый мәсьәләне яктырткан әсәрләр байтак. Драматург Галиәсгар Камалның “Банкрот” драмасындагы Сираҗетдин – үз намусын акчага сатучы, алдауны һәм караклыкны тормыш кагыйдәсе итеп кабул итүче шәхес. Аның образы бүгенге көндә актуальлеген югалтмый, чөнки комсызлык, кеше малына кызыгу, урлау кешелек җәмгыятендә һаман да очрый. (К4) Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: намуслы юл белән ирешелмәгән әйбер кешегә беркайчан да чын бәхет һәм бәрәкәт китерми. Шуңа күрә, кечкенәдән үк кеше хакына кермәскә өйрәнү – рухи сафлыкны саклауның иң ышанычлы юлы. (190 сүз). Татар әдәбияты буенча мисаллар: Туфан Миңнуллинның “Ат карагы” драмасындагы Садык кеше атына кагылганда, гаиләнең бәхетен, ризыгын һәм тынычлыгын да урлый. Автор бу адымның «кеше хакына керү» икәнен һәм аның беркайчан да җәзасыз калмаячагын күрсәтә.
Открыть в MAX- Просмотры
- 283
- ER
- 4,2%
- Реакции
- 12