Пост канала
- фото
👑👑👑Бүген безнең көн! Шул уңайдан барыбызга да педагогик тылсым телим:🍁🍁🍁 • Электрон журнал үзе тулсын, ә кәгазь хисаплар үз-үзеннән язылып, Мәгариф министрлыгына очсын! 🕊️ • Укучылар теманы беренче тапкыр аңлатканнан ук аңласын, ә контроль эш кәгазьләрен тикшергәндә күзләр талмыйча, үзләре хаталарны төзәтсен.👀👀👀 • Иң мөһиме: зур тәнәфестә укытучылар бүлмәсендә кайнар чәйне тынычлап эчәргә вакыт җитсен! ☕ Түземлегебез корычтай нык булсын, ә эш хакы һәм премияләр кәефне күтәреп кенә торсын. Укытучылар көне белән!
Открыть в MAX- Просмотры
- 263
- ER
- 7,2%
- Реакции
- 19