Перейти к содержимому

Пост канала

Җырла, Татарстан!
  1. видео

    Ришат Фазлыйәхмәтовка "Татарстанның атказанган артисты" исемен биргәннәр. Котлыйбыз. "-Бу хакта әле бүген генә белдем. Җомга намазында идем. Мәчеттән чыгуыма Эльмирага шалтыратып әйттеләр. Ул минем янәшәмдә иде. Шуңа күрә минем өчен беренче булып тормыш иптәшем сөенде. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге лаеклы исемдә аның да өлеше бик зур. «Ришат, син булдырасың, әйдә, концертлар белән чык, җырлар яздыр», - дип торуы белән, мине илһамландыруы, тагын да танытуы өчен рәхмәт әйтәсем килә аңа. Эльмира бу елларда тормышымда гына түгел, иҗат юлымда да миңа зур терәк булды. Шулай ук Аллаһ тәгаләмә зур рәхмәт, -дигән җырчы @intertat.tatar хәбәрчесенә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    366
    ER
    2,2%
    Реакции
    8