Пост канала
- видео
«Бәйрәм көн бөек Җомга...»Мөнәҗәт 🤲 Бисмилләһтән башлап җибәр, Бәрәкәт кимемәсен.... Госел коен тәһарат ал, Бәрәкәтле җомга көн.... Иртә намазлары нурлы, Шифасы булсын тәнгә... Җомга көннең хәсияте, Тынычлык бирсен җанга.... Өйлә вакыты керүгә, Җомга намаз башланыр, Мөэмин моселман кардашләр, Намазларга сафланыр.... Хөтбә укылыр үәгазьдән, Нечкәреп китәр күңел.... Иманлы җилләр иркәләр, Күңелнең аяз күген... Ике хөтбә арасында, Вәгазь-нәсыйхәт булыр.... Моңлы азан тавышыннан, Күңелгә иман тулыр.... Дүрт рәкәгать сөннәттән, Вәгазь- хөтбә укылыр... Ике рәкәгать фарыздан, Барчасы дога кылыр... Әттәхият Кәмма-барик, Салават укып тәмам... Уңга-сулга сәләм биреп, Дога кылыр һәр әдәм.... Дүрт рәкәгать сөннәттән, Әйтелер тәсбих дога... Җомга көнне бәрәкәтле, Итсен иде бер хода.... Коръән аятләр укылгач, Намазлар тәмам була... Җиңеләеп китә җаннар, Күңелгә иман тула.... Җомга көнне онытмагыз, Ул галәм шәҗәрәсе... Ике гаеттән югары, Җомга көн дәрәҗәсе.... Пакъ киемнәрдән килегез, Күңелкәйләр саф булсын.... Дуслык-туганлык хисләре, Галәмне бизәп торсын.... Әлхәмдүлилләһи шөкер, Күркәм җомга кичләре.... Изге күңелләрне бизи, Дус туганлык хисләре.... Назлы җил исеп иркәли, Кыйбла тарафыннан.... Моңлы азан ишетелә, Мәчет манарасыннан.... Лә..Иләһә Илләллаһу, Җомга көннәре ямьле.... Кайнап тора самавырлар, Бәйрәм чәйләре тәмле.... Камил Шәмсуаров сүзләре {Исергәп-Баулы}, Рамиль Аббясов көе {Мәскәү}.
Открыть в MAX- Просмотры
- 2 267
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 6