Перейти к содержимому

Пост канала

Миләүшә хәбәр итә🖌📕🎤
  1. фото

    ✴️КАБАКТАН ЦУКАТЫ 🖍️Сез сорадыгыз, язылучыларым рецепт җибәрде. Зууууур рәхмәт! ❗Рецептны Әгерҗедә яшәүче Миләүшә Шәйхетдинова тәкъдим итә 🖍️Кирәк: 5 кило кабак, 600 грамм шикәр комы (азрак киметергә мөмкин, баллы була), 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 2 әфлисунның согы һәм кабыгы. Өстенә сибү өчен шикәр пудрасы. 🖍️Кабакны турыйбыз, шикәр комы, әфлисун, лимон кислотасы салып берничә сәгать тотабыз. 🖍️Кәстрүлгә салып кайнатырга куябыз, кайнап чыккач, утта 5 минут тотабыз. Аннан сүндереп, бераз суытабыз һәм яңадан 2-3 минут кайнатып алабыз. 🖍️Согын сөзеп, кабакны киптерергә куябыз. Миләүшә махсус киптергечтә киптергән. ❗❗❗Искәрмә: Миләүшә кабакны ваграк тураганмынмы, озаграк киптергәнменме - катырак булды, ди. Тәме бик тәмле, диде. Шуңа күрә үзегез чамалагыз.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    788
    ER
    2,9%
    Реакции
    23