Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. видео

    Очрашу - үзе бер гомер, дуслар. Бу очрашу үзенә күрә ничектер үзгә төс алды. Семинар икәнен дә онытып, Малаховның "Чын күңелдән" тапшыруы сыман булып китте. Фикер дә алыштык, үткәннәрне дә барладык, яшьлеккә дә сәяхәт кылдык, еладык та, җырладык та. Остазларыбызның бу чыгышлары күпләребезне үткәннәргә алып кайтыр, дуслар! Теләгәннәр рәхәтләнеп тыңласын. . Рәхмәт, кырык эшләрен кырык якка салып, ерак араларны якын итеп, Казан хәтле Казаннан зур күчтәнәчләр белән Туган мәктәпләренә ашкынып кайткан Мөслимә, Вәзилә апаларга, рәхмәт Чаллының "Рәхмәт" кибете җитәкчесе Алсуга Рахматуллинага, Рәхмәтнең иң олысы авылыбызның зур ихтирамга лаек булган Ак яулыклы әбиләребез - Суфия, Нәсимә, Наилә апаларыбызга!!! ❤️❤️❤️ Рәхмәт, беренчедән, кайтканыгыз, килгәнегез өчен, икенчедән безнең мәктәп коллективына җылы карашларыгыз, йөрәкләрегездән кайнап чыккан ихлас сүзләрегез, күркәм киңәшләрегез өчен, өченчедән, тәрбияви чыгышларыгыз өчен. Сез бит үзегез дә - шушы мәктәп тәрбияләгән укучылар ( Наилә ападан кала), уку алдынгылары, медалистлар. Без сезнең кебек мәртәбәле шәхесләребез белән горурланабыз. Андый шәхесләребез турында күп язылыр әле каналыбызда. Исән - сау булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!!! 🤲🤲🤲 💓💓💓

    Открыть в MAX
    Просмотры
    598
    ER
    1,3%
    Реакции
    8