Пост канала
- видео
Балачакка кайтыр идем ..... Әгәр бүген сорасалар миннән -Кайтыр идеңме? -дип авылыңа Кайтыр идем, ләкин элеккеге — Балачагым узган чагына. Әйе, йөгерепләр кайтыр идем Яшьлек калган туган ягыма. Агымсуга карап җырлар идем Утырыплар елга ярына. Кайтыр идем туган - үскән өйгә, Әби - бабай янына. Менәр идем җәен җиләк җыйган Тау урманына. Күрер идем элек зур күренгән, Хәзер инде кечерәеп калган, Шунда яланаяк чапкан Авылымның урамнарын да. Сорасалар кайтыр идеңме дип , Туып -үскән газиз ягыңа. Әйе, ләкин бүгенгесе түгел, Шау - гөр килеп торган чагына. (Туганнарым исән чагына) Тыңлар идем мич арасындагы Чикерткәнең төнге сайравын, Әбием тезгән тәм -томлы өстәлдә Самавырның моңсу шаулавын. Кайтыр идем капка төбендә Бәбкәләр саклаган ул чакка. Туйганчы бер карап калыр идем Мичтә янган учакка. Бабам чапкан печән өсләрендә Рәхәтләнеп килә ауныйсым. Зур булуымны бераз онытып Күз яшьләрен чыгарып аласым... Кем генә соң кайтмас иде икән Балачагы, үсмер чагына. Сагына һәркем, бик еракта калган Яшь чакларын өзелеп сагына.... Дусларым, Эх, кайтасы иде балачакка, узасы иде бер туган авылым урамыннан. Кызганыч, авылыбыз гына җир белән тигезләнгән шул инде хәзер. Тау башында боегып зираты гына утыра. Аяк киемнәре тузганчы, тибәсе иде туп. Аның бит тубы да авылда ике өч кенә иде, дуслар. Билсәпиттә йөри идек чиратлашып. Белмим, кемнеке булгандыр инде ул? Шулай да безгә дә чират җитә иде. Ашау такы - токы булса да, тамагыбыз һәрчак тук булыр иде. Су буенда казлар белән бергә су керенә идек. 🙈 Эх, кайтасы иде шул балачакка. Балык тотып, уха пешерүләр, мәңге калган, дуслар, күңелдә. Әйдәгез әле, дуслар, бүген балачакка сәяхәт кылыйк. Ә бәлкем, татлы йокыга талгач, 2- сериясе дә дәвам итәр. 🥰🥰🥰
Открыть в MAX- Просмотры
- 828
- ER
- 2,8%
- Реакции
- 23