Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. фото

    Кайвакыт без башкалар өчен «яхшы» булырга тырышабыз — аларның теләкләренә каршы килмичә, кагыйдәләренә, таләпләренә ярарга тырышабыз, алар дигәнчә яши башлыйбыз. Безне хупласыннар өчен, битлек киеп йөрибез. Бу битлек акрынлап эчкә таба үтеп керә. Һәм бервакыт шундый уй белән уянасың: "Ә мин гомумән кем тормышы белән яшим? Ул минекеме, әллә башкаларның теләкләреннән һәм таләпләреннән җыелганмы?» Вакыт — бездә булган иң кыйммәтле нәрсә. Аны сатып алып та, бурычка да алып булмый. Үз тормышыгыз белән, үзегез теләгәнчә, үз кагыйдәләрегезне булдырып яшәргә тырышыгыз!!!. - битлегегезне салыгыз; - йөрәгегезне тыңлагыз; .- ихлас күңелдән үзегезнең тормышыгыз белән яшәгез. Сез моңа лаек! Сезгә уңышлар теләп Мин. ❤️❤️❤️🌹

    Открыть в MAX
    Просмотры
    449
    ER
    2,7%
    Реакции
    12