Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. фото

    Бәхет юлыгыздан барыгыз! “Картлык килми!”- диеп шатланмагыз, Картлык килә исән кешегә. Ә яшьлеге, ә яшьлеге кала, Бары тик күрергә төшендә. “Картлык килә!”- диеп борчылмагыз, Аны күрә алмый күбесе. Шөкер итеп , догабызны кылып, Дөньядан ямь табып яшисе. “Мин бәхетле!”- диеп мактанмагыз, Бәхетсез йөрәген яралап. Шапырынма, уйла һәр сүзеңне, Уйлап әйт син, уйлап, чамалап. “Мин бәхетсез!”- диеп кайгырмагыз, Килер бәхет, сабыр булыгыз. Мохтаҗларга һәм дә ятимнәргә, Ярдәм кулыгызны сузыгыз. “Яшәү авыр!”- диеп зарланмагыз, Көчлеләрдән үрнәк алыгыз. Ашыктырмый булган гомерләрне, Бәхет юлыгыздан барыгыз!!! Алсинә Фәсхетдинова

    Открыть в MAX
    Просмотры
    573
    ER
    2,8%
    Реакции
    16