Пост канала
- видео
Изгелекне җирдә ятмый,диләр Изге эшләр кылыйк,җәмәгать! Һәр кешенең йөрәгендә булсын Миһербанлык,дуслык һәм шәфкать! Җылы сүз бит җан азыгы, Юанычка мохтаҗ күңелләр. Сынауларны узсак бергәләшеп, Ямьле булыр безнең яшәүләр. Тамчыдан бит күл җыела, Бердәм булсак,күчәр тавы да. Авырлыкта калмыйк ялгыз гына, Бар да тигез Ходай каршында. Газиз Аллам,сакла берүк Иң күтәрмәс явыз чирләрдән. Дөнья малы берни тормый, Аермасын Ходай,сихәттән! Беркемгә дә гомер юлларында Кагылмасын язмыш җилләре. Нурлар сибеп баккан күзебезне Капламасын кайгы яшьләре! Ерак калсын борчу-сагышлары, Урап узсын михнәт-хәсрәте! Ярдәм кулы бераз суза алсак, Меңе белән кайтыр әҗере. Автор:Лилия Саттарова Изге җомга көнендә игелек кылырга ашык, дустым!!! 💖💖💖🤲🤲🤲
Открыть в MAX- Просмотры
- 808
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 15