Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. Табигать тә кешеләр күк Бик еш була көйсез. Ә сез менә шул көйсезлек Ничек була дисез? Көйсез чакта бернәрсәгә Үсми никтер күңел. Хәтта матур тормышлар да Матур кебек түгел... Кәеф төшә көтмәгәндә Көйсезләрне күреп. Юатасы килә бик тә Хәлләренә кереп. Шул мизгелдә чыгар төсле Күктә кояш көлеп. Бар җиһанны якты, сихри Нурларына төреп. Көйсез чакта буран дулый, Давыл куя кубып. Күз яшьләре ирек ала Кайчак күңел тулып... Көйсез үтә кайбер көннәр, Көйсез була йокы. Кемнеңдер баласы көйсез, Кемнең көйсез йорты... Илләр көйсез, телләр көйсез, Көйсезләнде халык Яши алырбызмы берәр Шуннан гыйбрәт алып? Гөлчәчәк Садретдинова Хак сүзләр, дуслар, әйеме? Адәм баласының табигатьтәге кебек төрле вакыты була. Кайвакыт йөрәк көйсезләнә, үзеңә урын таба алмый интегәсең. Иманым камил, бөтенегездә дә була торгандыр ул. Сәбәбе дә юк кеби, шулай да бернәрсәдән кызык тапмыйсың, кәеф кырыла, күңелдә буран уйный. Әле була шундый вакытлары: күңел тулып елап та җибәрәсең. Дусларым, сез мондый вакытта үзегезне ничек тынычландырасыз? Бераз фикер алышыйк әле. Без бит инде бер гаилә кебек хәзер. Тыңлыйк әле бер - беребезнең фикерен. Языгыз әле, дуслар!!! ❤️

    Открыть в MAX
    Просмотры
    469
    ER
    2,8%
    Реакции
    13