Пост канала
- фото
Балалар - безнең киләчәгебез, тормышыбызның мәгънәсе. Уйлый калсаң, һәр укучы – язылмаган роман. Ә укытучыга шул романны игътибар бн укырга кирәк... Ә эш коралы аның башкаларныкыннан күпкә аерыла, ул – гап - гади акбур. Күпме бала, ничәмә - ничә пар күз без - укытучыдан җавап көтә. Безнең уйларыбыз шул сабыйларның күңеленә барып тоташа. Алар үсә, зурая, безнең күз алдыбызда шәхес буларак формалаша. . Хисләр белән янып, ялкынланып укыту, балалардан чын кеше ясау, чын шәхес тәрбияләү бездән чамадан тыш белем, сабырлык, энергия, түземлек һәм ихтыяр көче таләп итә. Күпме хисләр, күпме йокысыз төннәр кирәк микән мондый эшкә? Әмма 40 ел гомер заяга узмаган: күпме бала тормыш дигән диңгезгә юл алган. Берсе дә йөзгә кызыллык китермәде. Аллаһыма мең шөкер... Милләтебезнең бөтен өмете, әти - бабаларыбызның бөтен ышанычы – Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә... Һәр буын үз шәхесләрен тудырырга тиеш. Шәхесләрсез җәмгыять – төссез җәмгыять. Аның киләчәге дә төссез, я бөтенләй юк... . Укытучы тормышы авыр, мәшәкатьле булса да, бүгенге көндә миннән: " Синең шатлыгыгың ни дип? " – сорасалар, мин бер дә икеләнми: "Сөенечем, шатлыгым – үз гаиләмнән кала, таңнан торып эшкә килгән иртәләр, менә шушы әдәбият, китап сөюче балалар,"- дип җавап бирер идем. Бу, чыннан да, шулай. Шушы мәктәп сукмаклары, шушы балалар мине шатлыкка илтә. Минем өчен зур бәхет – укыткан, тәрбия кылган балаларым, аларның чын, сәламәт шәхес булып үсүләре. Моннан да зур бәхет юктыр, мөгаен.
Открыть в MAX- Просмотры
- 560
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 9