Пост канала
- фото
Олыгайган саен, тормыш шулкадәр тиз уза, дусларым. 💓Вакыт - яңартып булмый торган иң кыйммәтле ресурс. Шуңа күрә вакытыгызның кадерен белеп яшәгез, аны кирәкмәгән нәрсәләргә бер үк сарыф итмәгез. 💓 Үзегез теләмәгән, сезне кызыксындырмаган нәрсәләрне читләтеп үтегез, аның каравы сезнең күзләрегезне балкытып, үзенә җәлеп итеп тора торганнары да аз түгел бит аның. . Шулай ук дусларны таба, сайлый белегез. Кайвакыт дус итеп йөргәннәр белән дә аралар суынырга мөмкин. Бу без яки дуслар начар дигәнне аңлатмый. Бары юллар аерыла. Сүз дә юк, дусларыгызны йөрәгегездә саклагыз, ләкин алар сезгә кызык булудан туктаган, сезне рәнҗетә яки аңламый, дуслыкның кадерен югалта башлаган икән, димәк, дистанция билгеләргә һәм дуслыгыгызны җибәрергә вакыт җиткән. Тирә - юнегезне үзегезне аңлый, санлый торган, сезгә кадерле, сезне яратучы һәм ярдәм итүче кешеләр белән әйләндереп алыгыз. Аларны үзегез дә яратыгыз һәм хуплагыз. Адәм баласына бит тормыш бик кыска бирелгән, аны тора - бара ныграк аңлыйсың, төшенәсең. Тормышыгызның һәр мизгелен онытылмаслык, рәхәт итеп үткәрергә тырышыгыз !!! ❤️❤️❤️🌹🌹🌹
Открыть в MAX- Просмотры
- 690
- ER
- 2,8%
- Реакции
- 19