Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. фото

    Укытучы Кайсы гына чорлар булып, Заманалар нинди булса да, Мәктәп бусагасын атлап кереп, Зур тормышка юллар башлана. "Укытучы" дигән олуг заттан Бала ала алмый күзләрен. Төшендерә чөнки ул аларга Бу дөньяның барлык серләрен. Укытучы чәчә бала күңеленә Иң беренче белем орлыгын. Зур сабырлык белән көтә аннан Шул орлыктан җимеш булуын. Аның хезмәтенең нәтиҗәсе Озак еллар аша күренә. Ул куанып алар уңышына Әкрен менә гомер үренә. Һәр укучы аның күз алдында, Дәресләре керә төшенә. Әй, Ходаем! Нинди олы йөрәк Биргәнсең син аның үзенә. Евдокия Ивановна Муллахметова (Камашева) Беренче укытучым. Сезнең каршыгызда, дуслар, остазым Үзе.💖💖💖🌹🌹🌹 Укытучы исем түгел, укытучы булу - СӘЛӘТ, дуслар!!! 💖💖💖

    Открыть в MAX
    Просмотры
    626
    ER
    2,4%
    Реакции
    15