Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. фото

    Эх син, Язмыш Балачакта урманнарны иңләп, Аланлыкта ятып, тәгәрәп, Зәңгәр күкнең ертык болытларын Без күзәтә идек бергәләп. Чишмә чылтыравы, кәккүк моңы Чиртә иде күңел кылларын. Гомер узган саен шул чакларны Урап кайта кабат уйларым. Кем уйлаган ул чак язмышның да Телем - телем ертык икәнен. Кояш кебек елмайган бәхетне Кара болыт каплап киткәнен. Еллар аша чәчкә чаллар кергәч, Күңел барлый үткән юлларын. Кайда дөрес яшәлгәнен, ә кайвакыт Төзәлмәслек хата булганын. Туктатыйкчы гомер агышларын... Балачакның нурлы алсу таңы Төшләремә кереп яңара. Чаптар аттай гомер узып бара, Тезген салып булмый атларга. Хыялымда гына тагын бер кат Йөгереп узам яшьлек елларын. Ләкин һәр көн алга алып бара, Инде картлык суза кулларын. Ике балам, алтын канатларым, Зур өметләр баглап яшим мин. Оныкларда күрәм чагылышын Шаулап үткән ярсу яшьлекнең. Евдокия Ивановна Муллахметова (Камашева)

    Открыть в MAX
    Просмотры
    429
    ER
    4,0%
    Реакции
    17