Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. фото

    Дуслар, рекламада күрсәтелгәнчә, каналда игътибарга, ихтирамга лаек булган шәхесләр дә урын алачак диелгән иде. Мин инде сезне Татарстанның атказанган актрисасы Резедә Нурислам кызы Салахованың тормыш юлы белән таныштыра башлаган идем. Таныштыруымны дәвам итәм. Уникаль шәхес. Резедә Нурислам кызының тормыш юлы иҗаты белән шактый гына танышкач, рольләрне аның кебек биреп бетерә алган яшь артистлар татар сәхнәсендә бармак белән генә санарлык икәненә төшендем. 2008 елда театрга килеп, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә (18 ел) 30 дан артык образны ачкан шәхес ул. Өстәвенә, инде әйтелгәнчә, Резедә – Казан театр училищесы мөгаллиме дә, мәктәп укучыларына актерлык осталыгы серләрен ачучы да. Әйе, әйе, мөгаллимә. Резедә училище белән генә чикләнеп калмый, Казан университының филолгия бүлеген дә кызыл дипломга тәмамлый. ” Бүгенге көндә Аллаһ миңа башка юлларны ача. Минем хәзер укыту эшем артып бара. «Апуш» театр студиясендә – мәктәп укучыларын, театр училищесында студентларны укытам, Казан мэриясе тарафыннан оештырылган «Сөйлә» проекты кысаларында балалар бакчасында һәм бер мәктәптә дәресләр, аннан тыш бер гимназиядә театр түгәрәге алып барам. Шулай ук «Китап» радиосында аудиокитаплар, ә «Шаян ТВ» телеканалында татарча мультфильмнарның тавышларын яздырам. Әти-әни һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте, шуңа күрә бөтенесен күңелне биреп башкарам,”- ди мөгаллимә. Кыскасы, Резедә бүгенге көндә актриса гына түгел, Казан театр училищесы мөгаллиме дә, мәктәп укучыларына актерлык осталыгы серләрен ачучы да. Ул алып барган концертлар, әдәби-музыкаль чаралар санап бетергесез. Иң мөһиме: Резедә бөтен тотынган эшен зур осталык белән башкара. Бер сүз белән җыйнап әйткәндә, Резедә - укымышлы, тирән фикерле, милли җанлы шәхес. Мин бераз актрисаның сәхнә тормышы белән дә кызыксындым. “Сәхнә тормышыннан шәхси тормышка тиз генә күчеп буламы? Үз халәтеңә кайту ничегрәк?”- дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. -Үземне рольдән чыга алмыйча азаплана торган актриса дип әйтә алмыйм. Ул уйлануларны, авыруларны репетиция вакытында авырып бетерәбездер. Әле партнерың да ирең булса, гел шуның турында сөйләшәсең. 2 ай, хәтта 6 ай чыгарган спектакльләр бар. «Мәдинә»нең репетицияләре 2 ай барды. Мәдинә роле психологик яктан бик авыр бирелде. 2 ай дәвамында персонажның язмышы өчен еламаган бер көнем дә калмады. Артем: «Җитте сиңа. Янасың, үзеңне сакла», – дип гел әйтә килде. Спектакльнең авторы, режиссеры Илгиз Зәйниев тә рольгә 150 процент бирелүемне әйтте, ләкин мин башкача булдыра алмыйм. «Мәдинә»нең премьерасында 3 көн рәттән уйнадым. Өченче көнгә яшьләрем кибеп бетте. Соңгы көчемне җыеп, башкарып чыктым. Андый рольләрдән соң, күңелдә барыбер бушлык кала. Ул вакытта минем өчен ял, йокы туйдыру кирәк... Мин инде дуслар бераз шәхси юнәлеш буенча да сораштыргаладым. Мине бигрәк тә, аларның бер – берсен табып, ничек кавышулары кызыксындырды. Шуның серен ачасы килде. “Гаилә нык булсын өчен, синеңчә, кем кемне күбрәк яратырга тиеш?- дигән сорауга Резедә болай җавап бирде: -Ир-ат дип уйлыйм. Миңа моны әниемнең дә әйткәне бар. Артем мине махсус Санкт-Петербургка алып барып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул август ае иде. Мин киләсе җәйгә кадәр кияүгә чыгарга әзер түгел икәнемне әйттем. Киләсе елның маенда Артемнар минем кулымны сорарга килделәр. Шул вакытта миңа әни: «Артем – ышанычлы егет. Күзеңә генә карап тора. Актриса һөнәрең үзенчәлекле – бөтен ир дә сине аңламас. Гаиләдә ир - атның көчлерәк яратуы әйбәтрәк тә, мөһимрәк тә», – диде. Мин дә шушы фикер белән килешәм. Шулай ук гаиләнең нык, бәхетле булуы ир белән хатынның бер - берсен бәхетле итәргә тырышуыннан тора. Без бер-беребезгә рәхәтрәк, җиңелрәк булсын дип тырышабыз. Ирем миңа яхшылык эшләсә, мин аңа ничек начарлык белән җавап кайтарыйм?! Андый чакта минем аңа тагы да күбрәк яхшылык эшлисем килә. Артемнар гаиләдә 5 бала үскәннәр. Әле аның бик яхшы гадәте дә бар икән тагын. Үпкә саклый белми, ди. Иллә дә әйбәт сыйфат. Артист кешеләргә бигрәк тә. “Икегез дә бер юнәлештә эшләү кыенлык тудырмыймы?”

    Открыть в MAX
    Просмотры
    342
    ER
    2,3%
    Реакции
    8