Перейти к содержимому

Пост канала

ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
  1. Менә тагын көз! Сентябрь! Үзенең матурлыгы белән җәйдән һич кенә дә калышмый торган алтын көзгә аяк басабыз, дусларым! Нәрсә генә дисәк тә, көз фасылы беркемне дә битараф калдырмый. Кемнедер бераз гына сагыш утына салса, ә кем өчендер ул илһам чыганагы да... Ничек кенә булмасын, барыбыз өчен дә имин, тыныч, мул уңышлы көз айлары булсын! Сагыну..... Сагынасыңмы дисең, яшьлегеңне, Сагынмаган кайда инде ул... Бер уйламый, кире китәр идем, Табып булса, анда барыр юл. Сагынасыңмы дисең, сөюмне, Сагынамын өзелеп сагынам... Сихры минутлары сакланганга, Әйтерсең лә, сиңа килеп кагылам. Сагынасыңмы дисең, икәу бергә, Җитәкләшеп йөргән чакларны.... Сагынам шул, анда пакълык иде, Сөюнең бар иде бит, саф чаклары.... Китәр идем, калыр өчен анда, Төнге гармун моңнар эчендә. Өзгәләнми, тәмен татып кына, Йөзәр идем ,яшьлек хисендә... Наҗия.П(Магасумова).

    Открыть в MAX
    Просмотры
    299
    ER
    3,0%
    Реакции
    9