Перейти к содержимому

Пост канала

Татарча матур котлаулар
  1. фото

    💍 Никах туе белән котлаулар! ✨ Беренче котлау: Хөрмәтле …, !!! Сезне Никах туегыз белән котлыйм! Бу Никахны кадерләп саклауыгызны, туй насыйхәтләрен үтәүегезне, гаилегезнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәүегезне телим! Тыныч, матур тормыш, иминлек һәм рухи бердәмлек насыйп булсын! Бәхетле булыгыз, матурларым! 💐 🌙 Икенче котлау: Кадерле улым, кызым — сезне чын күңелдән Никах туегыз белән тәбрик итәм! Бүген сез яңа тормышка зур адым ясадыгыз! Аллаһы Тәгалә бәхетле тормыш, шатлыклы көннәр насыйп итсен! Бер-берегезне ишетә белегез, ярату, сабырлык телибез! Мәхәббәт чиксез булсын, сөю хисләрен икәү бергә саклагыз, бер-берегезгә барлык очракларда чын терәк булыгыз! Бәйрәм белән! 🕊️ 💫 #Никах #Туй #Котлау #Татарча #Мәхәббәт #Гаилә #Бәхет #Nikah #Поздравление

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 098
    ER
    0,8%
    Реакции
    9