Перейти к содержимому

Пост канала

НУРЛЫ КАНАЛ |Татар авазы |Клиплар| Җырлар
  1. фото

    Фоат Садриев, "Көлми торган кеше". ...Тукта… Ничек була соң әле бу? Бая өйдән чыгып киткәндә, Һаҗәр тавышсыз гына үкседе. Юри еласа, күзеннән мөлдерәп яшь акмас иде. Аңа булган рәнҗештән күңеле каткан Газизҗан бер сүз әйтмәде, саубуллашмады, сумкасын кулына алып чыкты да китте. Һаҗәр, бер кат ситсы күлмәге өстеннән юка куртка кия-кия, аның артыннан иярде. Урам капкасына җиткәч, Газизҗан Һаҗәрнең йомшак кына итеп иңбашына кагылуын тойды. – Авылны чыкканчы озата барам… Газизҗан хатынына борылмыйча гына карлыккан тавыш белән нибары бер сүз әйтте: – Йөрмә! Һаҗәрнең кар шыгырдатып атлап килгәне ишетелә иде әле. – Газизҗан! – Йөрмә, дидем! Яңадан артта кар шыгырдамады… Тыңлыйбыз 🔽🔽🔽

    Открыть в MAX
    Просмотры
    338
    ER
    1,5%
    Реакции
    5