Пост канала
- фото
Авыл тәрәзәсе❤️ Син бәхетле, авыл тәрәзәсе, Беләсеңме шуны? Сандугачлар җырын тыңлыйсың син Һәм галәмнең тынын... Тын-тымызык таңнар итәгендә Көйләп бәллү көен, Яңа көнгә күзен ача балкып Җыйнак авыл өе. Син бәхетле, авыл тәрәзәсе! Хуш ис синең тирәң – Әле шомырт, әле алмагачның Исе аңкып керә. Юкәләрнең баллы исләреннән Изрәп тора һава, Һәм сеңдереп кенә, сер иңдереп, Җиргә яңгыр ява. Син бәхетле, авыл тәрәзәсе, Йөзең – нурлы, якты. Хуҗаң матур бизәк уйды сиңа, Гүя сөрмә тартты... Тузан йотып, авыр суламыйсың, Тирәң – бәпкә үлән... Күрәм – җирне, көнне, бу иртәне Мин дә синең белән. Рәхмәт! Лилия Фәттахова.
Открыть в MAX- Просмотры
- 278
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 1