Перейти к содержимому

Пост канала

НУРЛЫ КАНАЛ |Татар авазы |Клиплар| Җырлар
  1. видео

    ТЕРЕЛТМИЧӘ КИТМӘ!.. Җырчы Зәйнәп Фәрхетдиновага Сине безгә Ходай җибәргәндер: «Заманалар кырыс, – дигәндер. – Йөрәкләре ташка әйләнмәсен, Бәндәләрне моңга кинәндер...» Килми калмас идең син болай да, Җырлар идең үзең белеп тә: Җан ачысын сала бит ул халык Синдәйләргә, синең кебеккә. Заманасы аптырашта калган, Гаҗизлеккә төшкән көннәрдә Безгә сине Ходай җибәргәндер, Җибәргәнен белеп кемнәргә. Белгәнсеңдер син дә, – Тавышыңа Куша алмас идең чорларны, Кайтаралмас идең милләттәшләр Җырлый алмый киткән җырларны... Кагылырсың җирдә һәр йөрәккә – Моңның аның бардыр мең җаны, Сине безгә Ходай җибәргәндер: Терелтмичә китмә дөньяны! Терелтмичә китмә... Харрас Әюп

    Открыть в MAX
    Просмотры
    265
    ER
    2,3%
    Реакции
    6