Пост канала
- фото
Пешекчеләрнең дә бар бит Һөнәри бәйрәмнәре, “Повар” була урысчасы, “Тәмле һөнәр” иясе! Ризык – тормыш чыганагы, Ашыйбыз төрле ашлар, Поварларсыз яшәп булмый, Аш-су пешерә алар. Бигрәк тәмле әзерлиләр Төрле ризык көн саен, Күңел җылыларын өстәп Пешерәләр мөгаен. Ап-ак халат һәм башлыктан Һәрвакыт йөри алар, Чисталык һәм пөхтәлек бу, Табиб кебек бит болар. Халыкара бәйрәм бит ул, Билгеләп үтик бергә, Котламасак бәйрәм көнне, Ярап бетмәс бит бер дә. Котлыйбыз сезне, поварлар, Сау-сәламәт булыгыз, Тәмле ризык белән безне Сөендереп торыгыз! Фәймә Зайнуллина
Открыть в MAX- Просмотры
- 798
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 12