Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш туган ягым
  1. 🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣1️⃣1️⃣дәрес: күршегә зарар китерү - иң зур гөнаһлардан. Бер кеше: "Аллаһының илчесе, Аллаһ каршында иң зур гөнаһ кайсысы?" – дип сораган. Ул: "Сине бар иткән Аллаһыга кемне дә булса тиңдәш кылу", – дип җавап биргән. Ул: "Ә аннан соң?" – дип дәвам иткән. Ул: "Балаңны синең ризыгыңны ашавыннан куркып үтерү", – дип җавап биргән. Ул: "Ә аннан соң?"- дип сораган. Пәйгәмбәр: "Күршеңнең хатыны белән зина кылу", – дигән. Соңыннан әлеге сүзләрне раслап, Аллаһының аятен укыган: *"(Рәхимленең коллары) Аллаһыдан башка иляһларга дога белән ялвармыйлар, Аллаһы тыйган кешене хаксызга үтермиләр, зина кылмыйлар. Кем бу эшләрне кылса, тиешле җәзасын алыр"* (әл-Фуркан, 68). (Бохари риваяте). Динебездә зина кылу иң куркыныч гөнаһлардан санала. Ләкин, әлеге хәдис күрше хатынының намусына тиюнең тагын да зуррак гөнаһ булуын әйтә. 🤲 Йә, Раббым, безне күршеләребезгә зарар кылып, үзебезне зур газапларга дучар итүдән имин кыл.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    716
    ER
    0,1%
    Реакции
    1