Пост канала
- видео
Сайлауга барыгыз тизрәк, Бурычыгызны үтәп, Бәйрәм кебек, күңелле дә, Кешеләр килә күпләп. Гражданлык бурычын үтәү Кирәклеген белегез, Сайлау быел өч көн була, Әйдә, бүген килегез. Каршылыйлар шат йөз белән, Бюллетень бирүчеләр. Музыка яңгырап тора, Тыңлыйлар килүчеләр. Аерым бүлмәгә кереп, Кандидат билгеләгез, Мөмкинлекләр тудырылган, Берәм-берәм керегез. Ил башлыгы, президент та Шәфкатьле булсын диеп, Чын күңелдән тавыш бирик Яхшы киләчәк көтеп! Илдә авырлыклар бетсен, Кандидатлар анда мул, Яхшырсын иде тормышлар, Теләгебез менә шул! Фәймә Зайнуллина
Открыть в MAX- Просмотры
- 761
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 3