Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш туган ягым
  1. фото

    Украинадагы хәлне, Сугышны бер кем сөйми. Радио һәм телевизор Гел шул сугышны сөйли. Озаттылар авыллардан Күпме ир-егетләрне, Табигать тә елый кайчак, Аңлагандыр бу хәлне. Шул сугышка чакыруны Ишетәсе дә килми, Озатканда балаларын Елый һәр әти-әни. Хатыннары, балалары, Туган-тумачалары, Абый һәм апалары, Белгән бар танышлары. Тынычлык тели бар халык, Туктасын иде сугыш, Ир-егетләрне чакыргач, Кысыла хәтта сулыш. Аллакаем, бир тынычлык Илгә, көнгә, күңелгә, Ниләргә кирәк бу сугыш? Янап тора бит илгә. И Ходаем, тынычлык бир, Ир балаларга – гомер, Бетсен иде тизрәк сугыш, Тик шуны тели күңел! Фәймә Зайнуллина

    Открыть в MAX
    Просмотры
    817
    ER
    1,2%
    Реакции
    10