Пост канала
- фото
Көзләр кергәндә иммунитетны ныгытып алу бик кирәк. Үзебез елдан-ел куллана торган бер рецептны язып китәм. ✨Имбирь тамырын юып корытабыз һәм вак итеп кырабыз. Балга салып болгатабыз. ✨ Иртән бер стакан җылы суга 1-2 чәй калагы салып эчәргә. ✨Һәр кеше үзенә карап куллана инде (аллергия булса,ашказаны авыртса). Лимон салып ясаучылар да бар, ләкин алай иткәндә бик озак сакланмый. Мин үзем лимонны стаканга гына өстим. ✨ Иммунитетны ныгыта, ОРВИ авыруларына каршы торуга ярдәм итә, токсикоздан булыша, детокс эффекты бирә һ.б ✨ Сәламәт булыгыз🙏
Открыть в MAX- Просмотры
- 4 759
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 51