Перейти к содержимому

Пост канала

ТАТАРЧА РЕЦЕПТЛАР | АЙГӨЛ
  1. фото

    ГРАНАТОВЫЙ БРАСЛЕТ 👌 Бик матур һәм тәмле салат рецепты сезгә. Салат өчен кирәк: 🔸гранат - 1 🔸пешкән тавык ите(грудка) - 500 грамм 🔸пешкән бәрәңге - 450 грамм 🔸пешкән чөгендер - 450 грамм 🔸пешкән кишер - 250 грамм 🔸 суган - 200 грамм 🔸пешкән йомырка-4 🔸чикләвек (грецкий) - 60 грамм 🔸майонез 🔸тоз 🔸сыек май (суган кыздыру өчен) ✨Яссы тарелканың уртасына стакан куябыз ▪️стакан тирәли кырган бәрәңге салып чыгабыз, майонез сылыйбыз ▪️тавык итен турап салабыз ▪️кыздырылган суган ▪️кишерне кырабыз, майонез ягабыз ▪️йомырканы кырабыз, майонез ▪️чикләвекне ваклап сибәбез ▪️чөгендерне кырып салабыз, өстенә майонез ягабыз ▪️ гранат бөртекләрен тезеп чыгабыз ▪️стаканны чыгарабыз Әзрәк суыткычка куеп алабыз. Салат әзер! Тәмле булсын!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    538
    ER
    1,3%
    Реакции
    7