Пост канала
- фото
ЭРЕМЧЕКТӘН КАРАҖИМЕШЛЕ ПЕЧЕНЬЕ 👌🍪😋 Бик тәмле, йомшак печенье. Артык баллы яратмаучылар өчен менә дигән! 👌 🔸Эремчек (9%) - 200 грамм 🔸слив.май - 80 грамм 🔸Шикәр комы - 2 аш кашыгы 🔸караҗимеш - 80 грамм 🔸он - 1 стакан 🔸разрыхлитель - 1 чәй калагы ✨ Йомшак ак майга шикәр комын, эремчекне салып болгатабыз. ▪️он+разрыхлитель кушабыз ▪️йомшак камырны 30 минутка суыткычка куябыз ▪️Эчлек әзерлибез : караҗимешне суда җебетеп, блендер белән ваклыйбыз. Караҗимеш йомшак булса, шул килеш тә кулланырга мөмкин ▪️пилмән камыры кебек җәеп, түгәрәкләр кисәбез(камыр бик йомшак) ▪️2 түгәрәк арасына караҗимеш салып, кырыйларын чәнечке белән бастырып чыгабыз ▪️табага кәгазь җәеп, 180дә 15-20 минут пешерәбез ✨өстенә шикәр пудрасы+лимон согы болгатып сөртергә мөмкин Тәмле булсын!
Открыть в MAX- Просмотры
- 550
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 6