Пост канала
- фото
ЭРЕМЧЕКЛЕ ПИРОГ 😋👌❤️ Тагын бик матур һәм тәмле пирог😍 Эремчекле ватрушка. Бик йомшак, русчалап әйтсәк "нежный и воздушный пирог". ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸Йомырка - 2 🔸Шикәр комы - 150 грамм 🔸Эретелгән ак май - 50 грамм 🔸Кибет каймагы - 200 грамм 🔸Он - 150-200 грамм 🔸Разрыхлитель - 2 чәй калагы 🔸Какао - 2 аш кашыгы 🔸Тоз - чеметеп ✔️Эчлек өчен кирәк : 🔸Эремчек - 500 грамм 🔸Шикәр комы - 100 грамм 🔸Ванильле шикәр комы 🔸Манный ярмасы 30 грамм 🔸Йомырка - 2-3 ✔️Эш барышы : ▪️Йомырканы күпертәбез, шикәр комы өстәп, күпертүне дәвам итәбез ▪️эретелгән май, каймакны кертәбез ▪️какао+разрыхлитель + онны иләп өстибез, яхшылап болгатабыз ▪️эчлек өчен бөтен әйберне бер савытка салабыз һәм погружной блендер белән болгатабыз ▪️табаның төбен майлап камырны салабыз ▪️эчлекне салабыз, чит-читләреннән камырны эчлек өстенә кертеп чыгабыз(чәнечке белән) ▪️180дә 40 минутлап пешә Бик тәмле була!👌😋👍 Чәйләрегез тәмле булсын
Открыть в MAX- Просмотры
- 496
- ER
- 1,8%
- Реакции
- 9