Перейти к содержимому

Пост канала

Рамиль Нутфуллин
  1. фото

    Бүген Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Ярминкәләрдә чагыштырмача арзан бәядән киң ассортиментта төрле ярмалар, бәрәңге, яшелчә, мөгезле эре-терлек һәм кош ите, эшкәртелгән ит продукциясе, бал, май, сөт мулдан сатылды. Шәхси хуҗалыгы белән торучы, терлек асраучы райондашларыбыз ярминкәләрдә салам-печән, ашлыгын юнәлтте. Бай ассортиментлы ярминкә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип ышанам һәм райондашларыбызга сыйфатлы сату хезмәте күрсәткән коллективларга олы рәхмәтемне җиткерәм.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    365
    ER
    1,1%
    Реакции
    4