Пост канала
- фото
Сайлауларның өченче көне бара. Россиядә 18, 19 һәм 20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары уза. Махсус хәрби операция ветераны Тимур Базарбаев сайлауларга гаиләсе белән килде. Ватан сакчысы илебезнең якты, матур киләчәге өчен тавыш бирде. Хөрмәтле райондашлар! Бүген кичке 20:00гә кадәр сайлауларда тавыш бирә алсагыз да , тавыш бирүне соңгы сәгатьләргә калдырмагыз. Актив булыйк! Районыбызда сайлаулар 34 сайлау участогында уздырыла, шуларның 5се – Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлеклǝрендә. Аларда 224 кеше эшли. #ЕДГ2026
Открыть в MAX- Просмотры
- 309
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 3