Пост канала
- фото, видео
Бүген Балтач мәдәният үзәгендә Балтач районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе пленар утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни–техник сәясәт бүлеге мөдире Җәлил Нургали улы Мотыгуллин, Балтач районы Советы, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, район эчке эшләр бүлеге, прокуратура җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы, район оешмалары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре, белем бирү йортлары җитәкчеләре, ветераннар, мәктәпкәчә тәрбия, урта, башлангыч, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Утырыш эшендә «Заманча белем һәм тәрбия бирүнең төп юнәлеше буларак тарихи хәтер һәм технологик лидерлык» темасы буенча төп доклад белән Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов чыгыш ясады. Чыгыш ясаучы укытучылар аның докладын тулыландырдылар. Мәгариф тармагы - иң катлаулы һәм җаваплы юнәлешләрнең берсе, шул ук вакытта бик күп көч таләп итә торган дəвамлы хезмəт. Укытучыларыбыз яңа уку елында да һəрвакыттагыча, барлык бурычларны иҗади һəм тирəнтен хəл итеп, заман белəн бергə атларлар дип ышанам. Һәркемгә күңел байлыгы, иминлек телим.
Открыть в MAX- Просмотры
- 321
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1