Перейти к содержимому

Пост канала

Рамиль Нутфуллин
  1. фото

    Бүген урак өсте кампаниясенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләп, «2026 елның иң яхшы комбайнчысы» исеменә лаек булучыларга махсус вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырдым. 2017 елдан башлангыч алган вымпеллар тапшыру чарасы, урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайннарның егәрлекләренә карап, дүрт группа кыр кораблары һәм билгеләнгән күләмдә ашлык суктыру чиген узган хезмәтчәннәр арасында башкарыла. Иген язмышы – игенче кулында, диләр! Игенче-механизаторларның үз эшләренә намус белән караулары, җитештерүчән эшләүләре, тимер атларының егәрлекле һәм тоткарлыксыз эшләвенә дә игътибар бирүләре – амбар алларын алтын башакларга баета. Урак өсте кампанисенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча «2026 елның иң яхшы комбайнчысы» махсус вымпелына һәм акчалата премияләргә ия булган комбайнчыларыбыз: — 1 группа комбайннар арасында: Рифат Бариев ( «Якты юл» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 270 тонна); — 2 группа комбайннар арасында: Расыйл Зиятдинов ( «Сосна» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 458 тонна); — 3 группа комбайннар арасында: Нурулла Ульданов ( «Арбор» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 464 тонна); — 4 группа комбайннар арасында: Ильяс Сәмигуллин ( «Игенче» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 435 тонна). Урак өсте кампанисенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча «2026 елның иң яхшы шофёры» махсус вымпелына һәм акчалата премиясенә «Сосна» җәмгыятеннән Айрат Таҗетдинов лаек булды. Тулаем алып кайтылган ашлык күләме – 541 тонна. Хезмәтегез өчен рәхмәт, егетләр!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    383
    ER
    3,1%
    Реакции
    12