Пост канала
- фото
Хәерле иртә, дуслар! ☕ Бүген безнең өйнең иң матур һәм бер үк вакытта иң куанычлы-куркыныч көне — кызым беренче тапкыр беренче сыйныфка бара! Ә абыйлары — 5 һәм 6 сыйныфта — әле дә үзләрен өлкән саныйлар, барысын да киңәшләп, юл күрсәтеп йөриләр. 😄 Хәзер безнең иртәләр тагын бер сәгать иртәрәк башлана — бу да үзе бер тормыш ритмы, үзе бер бәхет. Авыл иртәсе аеруча тыныч: тавык кыт-кытлый, кошлар җырлый, ә өй эчендә мәктәп сумкасы әзер, форма уз сәгәтен котеп тора. Беренче сыйныф — беренче адым, беренче китап, беренче укытучы… Шул адымның җиңел һәм күңелле булуын телим! ❤️ Ә сезнең балаларыгыз мәктәптә ничек? Бәлки, сездә дә бүген аеруча матур бер көн? 🥰
Открыть в MAX- Просмотры
- 330
- ER
- 4,8%
- Реакции
- 16