Перейти к содержимому

Пост канала

РАВИЛЬ ЗАКИРОВ
  1. видео

    Мин гомеремдә беренче тапкыр кеше җанының китек-китек ватылганын күрдем. Кешенең үз нутросын, үзенең йомшаклыгын, яшерен авыртуын шулай ачык, шулай ялангач итеп күрсәткәнен... Моны сүз белән генә әйтеп булмый. Соңгы сәхнәдә мин күз яшьләремне тыеп кала алмадым. Соңгы ноктаны режиссёр искиткеч матур итеп куйган. Ул тамашачыны да, актёрны да аямый- спектакль дәвамында тупланган барлык киеренкелекне, барлык хисне бер мизгелгә җыеп, гаҗәеп эстетик формада бирә. Яктылык, музыка, пластика, караш- барысы да бер трагик симфониягә әверелә, аннан күз алырга мөмкин түгел. Мин беренче тапкыр күрдем: йомшаклыкны, ватылуны, өметсезлекне дә шулай матур итеп бирергә мөмкин икән. Бу- гади театр түгел, бу- катарсис. Режиссёрга һәм актёрларга бу тәҗрибә өчен рәхмәт. Мондый нәрсә онытылмый.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 765
    ER
    1,5%
    Реакции
    119