Пост канала
- видео
Кичә мин Әтнә татар дәүләт драма театры куйган «Төн. Ай тотылу.» спектаклен карадым. Спектакль миңа гадәти булмаган, тирән тәэсир калдырды. Минем фикеремчә, режиссёр безгә бары тик борынгы трагедияне генә түгел, ә бүгенге заман турында да сөйләргә теләгән. Ул борынгы йола, ай тотылу фонында хәзерге дөнья белән ул заман арасында параллельләр үткәрә: система басымы, гореф-гадәтләр, тыюлар, кеше иреге, мәхәббәт һәм бурыч, хакимият һәм шәхес каршылыгы. Мустай Карим тексты музей экспонаты булып түгел, ә безнең турында тере сүз булып яңгырый. Сценография, яктылык, музыка- барысы да бердәм сәнгать образы тудыра. Яктылык ай тотылу халәтен, эңгер-меңгер, йола атмосферасын һәм эчке киеренкелекне бирә. Музыка вакыйгаларны иллюстрацияләп кенә калмый, ә тирәнлеккә алып бара. Сценография гади булуына карамастан, бик мәгънәле, символик. Актёрлар уены матур, хисле, хәтта сихри. Пластика, тавыш, карашлар- барысы да тән теле аша эчке ирек, яшерен теләк, тыюлы мәхәббәт энергиясен җиткерә. Бу яктан спектакль бик тәмле, эстетик ләззәт бирә; кайбер мизгелләр хәтта сексуаль дип тә әйтеп була. Мин мондый нәфис форма һәм тирән мәгънә берлеген элек күргәнем юк иде. Спектакль уйландыра, бәхәсләштерә, хисләндерә. Бу- гади карау түгел, ә чын театраль тәҗрибә. Әтнә театрына, режиссёрга һәм бөтен труппага рәхмәт.
Открыть в MAX- Просмотры
- 8 060
- ER
- 2,1%
- Реакции
- 167