Пост канала
- видео
Бүген кич Казан үзәгендә йөгереп йөргәндә, яр буеннан баян тавышы ишетелде, татар моңы...Адымнарым үзеннән-үзе әкренәйде... Ике яшь егет татар көйләрен өздереп уйнылар. Гади көй генә түгел- безнең көй. Татар моңы. Йөрәк күптән белгән, ә күңел гомер буе сагынган моң… Кичке Казан. Су өстендә җемелдәгән утлар. Шәһәр шау-шуы. Ә аның уртасында- баяннан агылган татар җыры… Шул мизгелдә вакыт туктап калгандай булды. Һәм минем күнел тагын бер кат инанды: милләтне зур сүзләр генә сакламый. Милләтне менә шундый кечкенә, ләкин чын мизгелләр яшәтә.Безнең татар коды- нәкъ менә шушы моңда. Ул әниләребезнең бишек җырында, әбиләребезнең догасында, туган телдә әйтелгән һәр җылы сүздә яши. Ул бездән башланмаган. Һәм бездә тәмамланырга да тиеш түгел. Мин бу искиткеч талантлы егетләр янына килдем. Таныштык һәм бергә җырларга булдык.Репетициясез. Әзерлексез. Ничек бар- шулай. Чөнки чын моңны алдан әзерләп булмый. Ул йөрәктән туа һәм туры йөрәккә барып җитә. Телне саклау- аның язмышы турында борчылып кына сөйләү түгел. Телне саклау- ул телдә сөйләшү. Җырларыбызны җырлау. Балаларыбызга өйрәтү. Татарча иҗат иткән яшьләргә терәк булу. Һәм үз тамырларыңнан беркайчан да оялмау. Әгәр без сакламасак-кем саклар?
Открыть в MAX- Просмотры
- 9 127
- ER
- 5,7%
- Реакции
- 517