Перейти к содержимому

Пост канала

Ғәләмәт донъя!
  1. Шул ук авылда атлар фермасы булган. Авыл башында ук булганнар алар. Менә шул атларга да ияләнгән җеннәр. «Иртән килсәм, өч атым гел шыбыр тиргә баткан була», – дия торган булган ат караучы. Алары – бигрәк тә матур атлар, башларында ай рәвешле кашкалары да бар, матурга кызыгадыр инде алар да. Шул атлар торагы яныннан узганда сызгырган тавышларын ишеткәләгән авыл халкы да. 50нче елларда булган хәлләр бит инде бу. Әлфия апаның шул елларда яшәгән апалардан ишеткәннәрен сөйләгәнен әллә ничә тыңласам да, тыңлаган саен уйландыра. Параллель дөнья бар бит инде ул. Бер-беребезгә зыян салмыйча, Аллаһ Тәгалә кушканнары үтәп яшәргә генә язсын. Сәкинә апа турындагы бу кыйсса да – гыйбрәттер. Ялгызлык, дөрес юлда булмау – «тегеләр» ияләнергә сәбәпчедер. Ә минем «җен түгелме» дип курыккан теге нәрсә – чебен булып чыкты. Каян керәдер алар. Җәйге чебен генә түгел, әллә нинди зур чебек. Тирес чебене кебек. Җеннәрдән саклану өчен, «Нәс», «Фәләк» сүрәләрен укып йөрик.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 227
    ER
    0,8%
    Реакции
    10