Пост канала
ШАЯН ТВ- фото
🔬 «ШАЯН ТВ» каналы сезне «PROнаука»да көтә! 29 августта Казан федераль университетында «PROнаука в КФУ» фән фестивале узачак. Быел ул 20 нче тапкыр үткәрелә. 🤩 Фестивальдә төрле яшьтәге кунакларны кызыклы фәнни һәм интерактивлар һәм активлыклар көтә. «ШАЯН ТВ» мәйданчыгында «ШАЯН Шортс» күчмә студиясе эшләячәк! Сезне кызыклы очрашулар, проектларда катнашу мөмкинлеге һәм, әлбәттә, безнең персонажлар көтә. 📆 29 август, 13:00 📍 КФУның 2 нче уку корпусы (Кремль ур., 35) «ШАЯН ТВ» белән бергә фән дөньясына сәяхәт итик! 🚀 Керү бушлай - теркәлү кирәк!
Открыть в MAX- Просмотры
- 259
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 5